Фәнни кухня (Көндәлек аш-су рецептлары)
Саулыгым - байлыгым

Фәнни кухня (Көндәлек аш-су рецептлары)

Без ризык әзерләүнең гомуми кагыйдәләрен бирәбез. Алар фантазияләрне чикләмиләр һәм теге я бу рецептны үзгәртергә яки төрләндерергә мөмкинлек бирәләр.

Чәчәк кәбестә яфрагы белән чөгендер салаты

Уртача зурлыктагы 3 чөгендер, озынча итеп туралган 1 стакан чәчәк кәбестә яфрагы, 3 аш кашыгы үсемлек мае, яшел суган, теләгәнчә тоз.

Чәчәк кәбестә яфракларын аерып алып яхшылап юарга һәм чистартырга. Сабакларын ваклап, ә яфракларын озынча итеп турарга да бергә кушарга. Чөгендерне чистартырга, юарга һәм эре угычтан уып әзерләнгән яфрак белән кушарга, тоз, туралган яшел суган, үсемлек мае өстәргә. 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев