Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Саулыгым - байлыгым

Диспансерлаштыру мөһимлеген аңлату атналыгы

22-28 сентябрьдә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый атналык игълан итте

2025 елның 22-28 сентябрь көннәре Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан диспансерлаштыру мөһимлеген аңлату атналыгы итеп игълан ителде.

Диспансерлаштыруның төп максаты - авыруны һәм аның үсешенә куркыныч факторларны ачыклау. Диспансерлаштыру узу - бушлай процедура. Өч елга бер тапкыр 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге гражданнар, ел саен 40 яшьтән өлкәнрәкләр тикшерү үтәргә бурычлы. Диспансеризация узу өчен үзең белән паспорт, медицина полисы алырга һәм Мөслим поликлиникасының 151 кабинетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Беренче этапта тән массасы индексы исәпләнә, кан басымы үлчәнә, кандагы шикәр һәм холестерин дәрәҗәсе тикшерелә, канның гомуми анализы алына, ЭКГ,  флюорография үткәрелә. 40 яшьтән башлап I этапта онкологик авыруларны иртә диагностикалау методлары кулланыла. I этап нәтиҗәләре буенча кеше сәламәтлеге төркеме билгеләнә. Район прликлиникасының профилактика кабинеты фельдшеры Айгөл Гамирова хәбәр итүенчә, Мөслим районында диспансеризация  нәтиҗәләре буенча 2025 елның башыннан алып бүгенгә көнгә кадәр 37 шикле онкология очрагы ачыкланган. Аларның 20сендә онкология диагнозны расланган.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев