Икътисадчы яшелчәләрнең кыйммәтләнү сәбәбен атады
Сәүдә

Икътисадчы яшелчәләрнең кыйммәтләнү сәбәбен атады

Россиядә яшелчәләрнең кыйммәтләнүенә климатик фактор, шулай ук чыгымнар инфляциясе йогынты ясаган

РФ авыл хуҗалыгы министрының элекке урынбасары, икътисад фәннәре докторы Леонид Холод «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Беренче сәбәп – гомуми инфляция, ул төп азык-төлек продуктлары секторында бераз югарырак. Бу нәкъ менә соңгы вакытта шактый кыйммәтләнгән «борщ җыелмасы», - диде ул.

Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча азык-төлектән барыннан да бигрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш (22 процентка) кыйммәтләнгән. Әйтик, бәрәңге бәясе – 90,5 процентка, кәбестә – 42,6 процентка, суган – 46,5 процентка, чөгендер 32,3 процентка арткан.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/iktisadcy-yaselcalarnen-kyimmatlanu-sababen-atady-5899137

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев