Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәүдә

Ярминкә гөрләде

Сәүдәгәрләр тәкъдим иткән продукция, гадәттәгечә, мулдан иде.

Мөслимдә беренче көзге ярминкә, гадәттә, республика көнендә үткәрелә. Республика көне уңаеннан оештырылган чараларда халык актив катнашты. Иртәнге сәгатьләрдән үк Мөслимнең үзәк урамында авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде. Сәүдәгәрләр тәкъдим иткән продукция, гадәттәгечә, мулдан иде. 

– Ярминкәләрне көтеп алам. Менә шундый – көзге муллык белән тулы, сый-нигъмәтле ярминкәләрдән халык бик канәгать кала. Быел бәрәңгебез уңмады. Өч капчык бәрәңге сатып алдык. Бал сатучылар күп. Җәй уртасында өч литр балны 1500 сумга сатканнар иде, ярминкәдә, сатулашып, бер мең сумга да алып була икән. Ярминкәләрне оештыручыларга зур рәхмәт! Халыкны кайгырту бит бу! – диде Энҗе Миргасыймова.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев