Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать дөньясында

Райондашыбыз гала-концертта катнашты

Кичә, 18 март көнне, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында III «Яңа татар җыры» бәйгесенең гала-концерты узды.

Өченче тапкыр оештырылган бу зур бәйгегә 200 дән артык катнашучы гариза бирде. Аларның 78е финалга үтте. Эшләргә халык шагыйре Разил Вәлиев, композиторлар Резеда Әхиярова, Риф Гатауллин, Рафис Хөснетдинов, җырчылар Зөһрә Шәрифуллина, Татарстан Республикасының камера хоры җитәкчесе һәм дирижеры Миләүшә Таминдарова, "Яңа гасыр" телевидениесенең әдәби-нәфис тапшырулар редакциясе җитәкчесе Фәридә Төхфәтуллина, продюсерлар Рөстәм Сәрвәров, Айгөл Зәйнуллина бәя бирде. Бәйгенең генераль продюсеры - Рифат Фәттахов. 

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Илвир Габдрахманов гала-концертта Рузәл Минһаҗев белән бергә иҗат иткән "Авылым" җырын башкарды һәм бәйгенең махсус призына - 50 мең сумлык бүләгенә лаек булды. 

 Фотолар һәм видео белән Илгизә Габдрахманова бүлеште. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев