Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать дөньясында

“Моңлы Ык буйлары” конкурс-фестивале узды

Мөслим сәнгать мәктәбендә берничә ел рәттән регионара “Моңлы Ык буйлары” конкурс-фестивале оештырыла.

- Мөслим сәнгать мәктәбендә инде 4 ел рәттән регионара “Моңлы Ык буйлары” конкурс-фестивале узды. Быел әлеге бәйгедә республиканың төрле шәһәр-районнарыннан 200дән артык укучы катнашты. 25 март көнне конкурс тыңлаулары сәнгать мәктәбе һәм Мөслим районы белем бирү учреждениеләреннән килгән укучылар өчен узды. 26 мартта конкурсның жюри әгъзалары читтән торып катнашучыларны тыңлады. Бәйгедә Арча, Балтач, Актаныш, Сарман, Тукай, Ютазы, Минзәлә районнарыннан, Казан һәм Әлмәт шәһәрләреннән яшь иҗат сөючеләр катнашты. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы агымдагы атнада узар дип планлаштырыла, - дип хәбәр итәләр сәнгать мәктәбеннән.

Фото - сәнгать мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев