Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать дөньясында

«Йолдызлык»та сәнгать мәктәбе укучылары

«Созвездие – Йолдызлык – 2024» республика яшьләр фестиваленең зона турының гала-концертында Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясадылар.

6 мартта Мөслимнең З.Басыйрова исемендәге мәдәният йортында  "Созвездие – Йолдызлык – 2024" республика яшьләр фестиваленең зона турының гала-концерты узды
Сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр:
«Хореография» номинациясендә «Тукай бизәкләре» һәм «Асса» бию ансамбльләре - 1 урын (җитәкчеләре Ольга Нуруллина, Булат Солтанов);
«Вокал – соло» номинациясендә Әминә Бухарова – 1 урын (укытучысы Мөршидә Әхмәтҗанова), Диаз Әхмәтҗанов – 1 урын (укытучысы Айгөл Шәйгарданова);
«Вокаль ансамбльләр» номинациясе - «Беләзек» вокаль ансамбле - 2 урын (җитәкчеләре Гөлнур Фәхретдинова һәм Айгөл Шәйгарданова)
«Конферанс» номинациясендә Азалия Хәйруллина - 1 урын, Динара Талипова һәм Ирхан Садыйков – 2 урынга лаек булдылар (укытучысы Ләйсән Замалова).
"Җиңүгә омтылыш өчен" дипломы белән Нурзилә Габделхакова бүләкләнде.
Җиңүчеләр конкурсның 13-17 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә узачак суперфиналында катнашу мөмкинлегенә ия булдылар, дип язалар сәнгать мәктәбеннән.

Фото -  сәнгать мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев