Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать дөньясында

«Урсал тауда» конкурсында

Әлмәт шәhәрендә «Урсал тауда» Халыкара конкурс-фестивалендә Мөмлим сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты.

Әлмәт шәhәрендә Рәис Нәгыймов исемендәге "Урсал тауда" Халыкара конкурс-фестивале узган. Чарада 19 шәhәр-районнан килгән 200гә якын бала катнашкан. Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары, уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яулаганнар.

Балалар сәнгать мәктәбе хәбәр иткәнчә, нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Александра Булатова - I дәрәҗә лауреат (укытучысы - Ф.Шәрипова);
Язилә Кыямова - II дәрәҗә лауреат (укытучысы - Р. Хәбибуллина);
Әминә Мәгалимова, Камилә Габидуллина, Кадрия Сәлимова (укытучылары - А. Латыйпова),
Ралина Шәрипова (укытучысы - Ф.Шәрипова), Кира Зиннурова (укытучысы - Р.Деникаева) - I дәрәҗә дипломантлар;
Индира Вәлиева (укытучысы - Р.Хәбибуллина) - II дәрәҗә дипломант.

Фортепиано бүлеге укытучылары триосы III дәрәҗә лауреат исеме алган.
Конкурста җиңүчеләрне әзерләгәннәре өчен мөгаллимнәр халыкара конкурсның Рәхмәт хатларына лаек булган.

Фото - сәнгать мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X