Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать дөньясында

«Урсал тауда» халыкара конкурс-фестивалендә

Сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укучылары Әлмәт шәһәрендә узган «Урсал тауда» халыкара конкурс-фестивалендә катнаштылар.

18 февраль көнне Әлмәт шәһәрендә Р. Нәгыймов исемендәге «Урсал тауда» халыкара конкурс-фестивале булып узды. Анда Мөслим сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укучылары катнашты. «Веселые ребята» балалайкачылар ансамбле 1нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Укытучылары – Дилбәр Салихҗанова, концертмейстерлары – Алеся Латыпова. Аерым башкаручылар номинациясендә Дилбәр Салихҗанова сыйныфында белем алучы Ислам Салихҗанов 2нче дәрәҗә лауреат исемен яулады (концертмейстеры Розалия Хәбибуллина). Рәйсә Харисова сыйныфында белем алучы Камил Хәйертдинов 3нче дәрәҗә лауреат, Эльза Галимова 1нче дәрәҗә дипломант исемен яуладылар (концертмейстерлары Розалия Хәбибуллина). Укытучыларга һәм концертмейстерларга халыкара «Урсал тауда» конкурсы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фото - Мөслим сәнгать мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев