Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать дөньясында

«Сәнгать осталары» бәйгесе үтте

Мөслим сәнгать мәктәбендә республика форумы кысаларында күпжанрлы «Сәнгать осталары» бәйгесе үткәрелде.


12 ноябрь көнне Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә "Сфорцандо" республика форумы кысаларында үткәрелүче күпжанрлы "Сәнгать осталары" мәктәп бәйгесе үткәрелде.

Әлеге конкурс ТР Башкару сәнгатен үстерү төбәк иҗтимагый хәйрия фонды тарафыннан 2020 елдан бирле үткәрелә. Фонд әлеге конкурсны республиканың күп кенә шәһәр-районнарында оештырырга өлгерде, Һәм менә, ниһаять, жюри әгъзалары Мөслимгә килде.

Фонд эшчәнлегенең төп максаты - республиканың музыка сәнгатен үстерү, классик музыканы популярлаштыру һәм талантлы яшьләргә ярдәм күрсәтү, яңа яшь йолдызларны эзләү, академик музыка сәнгатен пропагандалау.

Казан шәһәреннән килгән жюри әгъзалары сәнгать мәктәбенең төрле бүлекләрендә белем алучы 80гә якын укучы, дистәгә якын иҗат коллективының чыгышын тыңлады. Танылган сәнгать эшлеклеләре балалар өчен осталык дәресләре дә оештырды.

Көн ахырында, бәйгегә йомгак ясап, балаларга лауреат һәм дипломант исемнәре, медальләр, кубоклар тапшырылды. Гран-при исеменә лаек булган башкаручылар, иҗат коллективлары Казан шәһәрендә узачак халыкара, Россия һәм республикакүләм конкурсларга бушлай чакыру алды. Әлеге зур бүләккә җыр сәнгате бүлеге укучысы Юныс Шәехов, "Веселые ребята" балалайкачылар ансамбле һәм "Тукай бизәкләре" бию коллективы ия булды.

Фотолар - сәнгать мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев