Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать дөньясында

Музыкантлар республика конкурсында катнаштылар

Мөслим сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче музыкантлар Әлмәт шәһәрендә республика конкурсында чыгыш ясадылар.

10 февраль көнне Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укучылары Әлмәт шәһәрендә яшь музыкантларның Фәрит Яруллин исемендәге ачык республика конкурсында катнаштылар.
Безнең нәтиҗәләр: балалайкачылар ансамбле - II дәрәҗә лауреат (җитәкчесе Дилбәр Салихҗанова), Камил Хәйретдинов - II дәрәҗә лауреат (укытучысы Рәйсә Харисова), Азат Әмиров - III дәрәҗә лауреат (укытучысы Радик Газизов), Ислам Салихҗанов - III дәрәҗә лауреат (укытучысы Дилбәр Салихҗанова), Эльза Галимова - II дәрәҗә дипломант (укытучысы Рәйса Харисова). Конкурс азагында лауреатларыбыз һәм дипломантларыбызны әзерләгән укытучыларга, шулай ук концертмейстерларга Гөлназ Йосыпова, Алеся Латыйпова, Розалия Хәбибуллина Әлмәт музыка көллияте исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды, - дип язалар Мөслим сәнгать мәктәбеннән.

Фото - сәнгать мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев