Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать дөньясында

Мөслимдә “Созвездие – Йолдызлык-2024” республика яшьләр фестивале узды

Фестивальнең зона туры гала-концертында Мөслим, Актаныш, Әгерҗе, Минзәлә районнарының яшь талантлары чыгыш ясады.

“Йолдызлык” фестивале талантларны ача һәм бик күп йолдызларны кабыза. Быелгысы да искәрмә булмады. Ике көн дәвамында район мәдәният йорты балалар тавышына күмелеп торды. 5 март көнне Мөслим сәхнәсен райондашларыбыз белән Актанышлылар тотса, 6 март көнне Минзәлә һәм Әгерҗе районнарының талантлы балалары үзләренең чыгышларын тәкъдим итте.

Гала-концертны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Хуҗин, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов катнашты һәм барлык катнашучыларны, аларның җитәкчеләрен сәламләп, уңышлар теләде. Сәхнәдә 150 гә якын номер күрсәтелеп, меңнән артык бала сәхнәгә күтәрелде. 

Конкурс кысаларында балалар 3 номинация - хореография, вокал һәм конферансье буенча талантларын сынадылар..

Җиңүчеләр конкурсның 13-17 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә узачак суперфиналында катнашу мөмкинлегенә ия булдылар.

Лилия Шәймиева фотолары  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев