Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать дөньясында

Мәдәният йортында «Безнең әле алтын чак» фестиваленең гала-концерты узды

Лаеклы ялдагы апа-абыйларыбыз тамашачыларны елатты да, көлдерде дә.

22 март көнне район мәдәният йортында "Безнең әле алтын чак" фестиваленең гала-концерты узды.

Районыбызның хөрмәтле лаеклы ялдагы мәдәният хезмәткәрләре, авылларыбызның мөхтәрәм абый-апалары тамашачыны моңлы җырлары белән бала чакка алып кайтты.
85 яшьтән узган Дусай авылында гомер итүче Халидә апа Әхмәтова татар биюе белән күңелләрне җилкетте. Шулай ук гомеренең 8 нче дистәсен узган Анна Черноголованың (Михайловка) ана белән балага багышланган шигырен тамашачы күз яшьләре белән тыңлады. Гомумән, барлык чыгышлар да соклануга һәм мактауга лаек булды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов билгеләп үткәнчә, бу кичтә сәхнә тоткан абый-апалар, һәрберсе тарих битләренә төшерерлек артист, чын мәгънәсендә районыбызның алтын байлыгы.

Фото - администрациянең матбугат хезмәте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев