Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать дөньясында

Конкурс-фестивальдә катнашканнар

Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары республикакүләм «Звезды из завтра» конкурс-фестивалендә чыгыш ясаганнар.

- Ел да Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары Яр Чаллы сәнгать көллияте базасында уздырылучы республикакүләм «Звезды из завтра» конкурс-фестивалендә катнаша. Әлеге фестиваль танылган дирижер, композитор Рөстәм Абязев катнашында узып, сайлап алу турларын үткән яшь музыкантларга «La Primavera» симфоник оркестры белән берлектә чыгыш ясау мөмкинлеге бирә. Узган уку елында әлеге фестивальнең финал турына халык уен кораллары бүлеге укучысы Ислам Салихҗанов сайлап алынган иде. Быел исә тыңлауларда халык уен кораллары бүлеге укучылары Эльза Галимова, Әмир Габделхаков, Ислам Салихҗанов, «Веселые ребята» балалайкачылар ансамбле, фортепиано бүлеге укучылары Ралина Шәрипова, Александра Булатова, Кадрия Сәлимовалар чыгыш ясады. Балаларның укытучылары Рәйсә Харисова, Радик Газизов, Дилбәр Салихҗанова, Филюзә Шәрипова, Алеся Латыпова, - дип язалар сәнгать мәктәбеннән.

Фото - Мөслим сәнгать мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев