Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать дөньясында

«ИкРок» фестивале үтте (+фоторепортаж)

Музыка бәйрәмендә катнашкан һәр рок-группа, килгән кунаклар искиткеч матур салютны карый алды.

3 июнь көнне районыбызда зур музыкаль чара — «ИкРок» фестивале үтте.

Балалар һәм яшьләр өчен оештырылган фестивальдә республикабызның төрле районнарыннан 23 рок-группа катнашты.
Мөслим данын фестивальдә 3 төркем яклады. Фестивальгә якын-тирә районнардан гына түгел, Казан, Норлат, Башкортстан Республикасыннан катнашучылар килде.

Берсеннән-берсе сәләтле, үзенчәлекле музыкаль-инструменталь группалар арасында фестивальнең җиңүчеләрен сайлавы җиңел булмагандыр: һәрбер катнашучы кунакларның йөрәгенә үтеп керде.

Казаннан «Воздушная КуКуРуЗа», шулай ук башкалабыздан килгән «Красная скала» рок-грппаларына тиңнәр булмады. Алар беренче урынны алды.

Икенче урынны Мөслимнең «Холодный драйв» вокаль-инструменталь ансамбле, Менделеевск шәһәренең «Честное слово» группасы, Казаннан "Э. Т. А. И. М.«нар яулады.

Мөслимнең «МИрас» вокаль-инструменталь ансамбленең кечкенәләр төркеме, Норлаттан «Лунный успех» группалары өченче булды.

Фестивальдә катнашучылар арасында төрле номинацияләрдә җиңүчеләр дә билгеләнде. Казан шәһәреннән килгән «Млечный путь» — «Иң яхшы авторлык группасы» исемен алды, ә «Кайтаваз» төркеме «Вокал» номинациясендә җиңүче булды.

Музыка бәйрәмендә катнашкан һәр рок-группа, килгән кунаклар искиткеч матур салютны карый алды.

Рәмилә Сәләмова һәм Римма Афзалова фотолары:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев