Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать дөньясында

Язиләнең сольный концерты

Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы Язилә Кыямова фортепиано, курай, тальян, саксофон, барабан кебек уен коралларында оста уйный.

Кичә Мөслим сәнгать мәктәбендә бик матур чара узды: агымдагы уку елында Мөслим балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаучы фортепиано бүлеге укучысы Язилә Кыямованың сольный концерты булды.

"Күпсанлы конкурс-фестивальләр лауреаты булган Язиләбез 5 яшеннән алып сәнгатькә гашыйк. Язилә фортепианодан кала, курай, тальян, саксофон, барабан кебек уен коралларында оста уйный. Теория фәннәре буенча да уңышлары зур Язиләнең. Концертны сәнгать мәктәбендә белем алучы барлык укучылар тамаша кылды. Язиләнең чыгышын шулай ук аның гаиләсе, сыйныфташлары да карарга килгән иде. Махсус кунак буларак, чарада Әлмәт музыка көллиятенең фортепиано бүлеге студентлары чыгыш ясады. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Шигапова сыйныфында шөгыльләнүче пианистлар балаларга классик әсәрләр бүләк итте.
Язилә кече яшеннән үк тырыш укучы буларак аерылып торды. Фортепианода уйнау осталыгына Румия Деникаева сыйныфында шөгыльләнгәндә өйрәнсә, бүген ул Розалия Хәбибуллина җитәкчелегендә сәнгать осталыгын арттыра. Киләчәген дә ул музыка белән бәйләргә тели. Әлмәт музыка көллиятенә укырга керү аның теләге. Язиләгә алда да биек үрләр яулавын телибез", - дип хәбәр итәләр музыка мәктәбеннән.

 Фото - балалар сәнгать мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев