Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать дөньясында

Башкалабыздан куанычлы хәбәр!

Кечкенә йолдызларыбыз «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналына үттеләр.

- Мөслим сәнгать мәктәбенең "Асса" һәм "Тукай бизәкләре" бию төркемнәре "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналының икенче турына үтеп башкалабыз сәхнәсендә утлар уйнаттылар.
Ольга Нуруллина һәм Булат Солтанов җитәкчелегендәге "Тукай бизәкләре" хореография коллективы фестивальнең гала-концертына үтте.
Театр сәнгате бүлеге укучысы, конферанс Азалия Хәйруллина суперфиналның 2нче турына узды. Җитәкчесе Ләйсән Замалова.
Фестивальнең финал этапларында барлыгы 113 йолдызчыгыбыз: 4 бию коллективы, "Вокал" һәм "Конферанс" номинацияләрендә үзләрен сынаучы талантлы балаларыбыз Мөслимне тәкъдим итте.
Бу җиңүләр зур тырышлык һәм уртак хезмәт нәтиҗәсе. Егет-кызларны  җиңүләре белән котлыйбыз, - дип хәбәр итәләр Мөслим сәнгать мәктәбеннән.

Фото - сәнгать мәктәбе архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев