Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек бишьеллыгы

Тормышка – 10 мең адым

Узган атнада өлкәннәр “Тормышка – 10 мең адым” акциясенә чыкты. Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган чара пенсионерлар союзы һәм социаль фондның Мөслим бүлеге белән берлектә оештырылды.

– “Тормышка – 10 мең адым” акциясенә райондашларыбыз бишенче тапкыр кушыла. 10 мең адым ул – якынча 7 километр дигән сүз. Сәламәт булыйм дисәң, көненә 7 километр җәяү йөрү кирәк. Акциянең максаты – өлкән яшьтәгеләрнең сәламәтлеген ныгыту, саклау, – ди социаль фондның Мөслимдә клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.
Акция, гадәтәгечә, “Мөслим йөрәге” скверында старт алды. Иң элек пенсионерлар физик күнегүләр ясап җылынды, аннан “Кояшлы Ык” ял зонасына юл тотты. Су буенда аларга скандинавия йөреше белән шөгыльләнүче өлкәннәр дә кушылды. 
– Бу чарада катнашучылар саны елдан-ел арта. Быел акциядә 30лап кеше катнашты. Райондашларыбызның спортны яратуын, сәламәт яшәү рәвешен сайлавын дәлилләүче чара бу. Күпләрнең сәламәтлеге мактанырлык түгел, шуңа җәяү йөрергә кирәк. Җәяү йөргәндә кан әйләнеше яхшыра, – ди Тәгъзимә Сәхбетдинова. 
Өлкәннәр бер генә чарадан да читтә калмый. 11 апрельдә Яр Чаллыда шахмат буенча “Буыннар бәйләнеше” республика турнирының икенче этабы узды. Анда Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Тукай районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән биш гаилә катнашты. Районыбыз данын турнирда Галиевлар династиясе яклады. Гомумкоманда зачетында райондашларыбыз дүртенче урынны алды, Галиевлар династиясеннән Камил Габидуллин үз яшь төркемендә икенче урынга чыкты.
– Шахмат белән кечкенәдән “җенләнәм”. Оныкларым белән ярыша-ярыша уйныйбыз. Җиңеләсе килми! Шахмат фигурасын йөртүнең үзенә генә хас серләре, мавыктыргыч алымнары бар! – ди Камилнең бабасы Кәрим Галиев. – Турнир бик җылы узды, барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Ярыш өлкән буынны, аларның балаларын һәм оныкларын берләштерә. Үсеп килүче буын спортны телефоннан өстен куйса, сәламәт булыр!

Лилия Шәймиева

 Фото – Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев