Өлкәннәр чаңгыда йөри
Узган атнада өлкәннәр Ык буена чаңгыда йөрергә чыкты. Өлкәннәр салган чаңгы эзеннән дә энергия бөркелә төсле. Саф һавада йөреп кергәч, тормыш мәгънәлерәк, яшәү кызыграк кебек, ди өлкәннәр.
– Спорт безгә энергия бирә. Кабаттан яшьлеккә кайткан кебек. Бер генә чарадан да читтә каласы килми. Без менәсе бик күп таулар, яулыйсы үрләр, без үтәсе шактый юллар бар! – ди мәгариф ветераны Әлфия Измайлова.
Өлкәннәрдә тормыш дәрте кайный. 6070 яшьтә булуларына карамастан, спортта яшьләрнең дә борынына чиртергә сәләтле алар.
– Пенсиягә чыккач, спортка вакыт табыла икән ул! Скандинавия йөрешен дә, чаңгыда шуарга да бик яратам. Тау шуарга да барыр идем, өлкәннәр өчен монысы да бик кирәк! Спорт халыкны берләштерә, – ди Тәгъзимә Сәхбетдинова. – Яз үзен сиздерә.
Чаңгыларымның шуа торган өлешен махсус парафин белән майлап, караңгы урында саклыйм. Шулай иткәндә, чаңгы өр-яңа килеш саклана.
Яшь чакта, эш белән гаиләне алып барганда, үзеңә вакыт җитми. Лаеклы ялда вакыт күп. Спортка тартылучы өлкәннәрнең елдан-ел арта баруы да шуңа ишарәли.
– Йога белән дә шөгыльләнәләр, чигүбәйләм буенча мастер-классларда, мәдәни чараларда, спорт ярышларында да актив өлкәннәр. Алардагы ихтыяр көче, оптимизм, энергиягә яшьләр көнләшерлек! – ди район башлыгы Альберт Хуҗин.
Мөслимдә чаңгы шуучы, скандинавия йөреше белән шөгыльләнүче өлкәннәр әз түгел. Сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирүче өлкәннәр соклану уята.
Лилия Шәймиева
Лилия Шәймиева фотосы
Нет комментариев