Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәламәтлек бишьеллыгы

Көндәшләр җиңүгә илһамландыра

Наира Никогосян армрестлинг буенча спорт мастерына кандидат исемен алды

“Наира – иң талантлы укучыларымның берсе. Татарстан Республикасы беренчелегендә Наира беренче урынны яулады. Гап-гади авыл кызының үз тырышлыгы нәтиҗәсендә җиңү яулавы белән горурланам! Кул көчен арттыру өстендә даими эшли ул, көндәшләреннән курку хисе дә бәйге вакытында үзеннән-үзе юкка чыга. Кул көрәше укучыларда мөстәкыйльлек, җитдилек кебек сыйфатлар тәрбияли. Авырлыклардан курыкмыйча, бар нәрсәне дә ерып чыга белүче егет-кызларның һәр уңышына сөенеп яшим. Рухи яктан да, физик яктан да көчле спортчылар алга таба районыбызга тагын да зуррак җиңүләр китерерләр, дип ышанам”, – ди тренер Ларис Бариев.

Наира кечкенәдән спортка тартыла. Абыйсы Таджатның бокс остасы булуы да кызның спорт белән шөгыльләнүенә сәбәп булгандыр.

– Сәламәт яшәү рәвешен сайлап мин киләчәгемне билгеләдем. Киләчәктә армрестлинг буенча тренер буласым килә! Без Башкортостаннан күчеп кайттык. Мөслим урта мәктәбенең 2 сыйныфына укырга килдем. Физкультура дәресләрен аеруча көтеп ала идем. Баскетбол, волейбол, футбол кебек спорт төрләре мине шәхес буларак үстерде. Тик, вакыт үткәч, команда уеннары минем өчен түгел дигән фикергә килдем. Минем шәхсән уеннарда җиңүгә ирешәсем килде, – ди Наира.

– Наира һәрвакыт әби-бабасы янында булды. Ихатада өлкәннәр белән әвәрә килеп үскән бала икенче төрле була бит ул. Кул көрәше белән шөгыльләнүче оныгым – һәр эштә минем ярдәмчем. Гер күтәреп кенә түгел, кулны эш белән ныгытырга кирәк, дип, бакчасын да казый, карын да көри кызым. Авыл кызы булгач, гел эшләп үсте, тик торып булмый бит. Бәлки, шуңа да куллары ныктыр. Кулларның көчле булуы күнегүләрдән генә тормый, теләсә кайсы авыр эштән файда алырга була. Чиләк белән су ташу, бакча тырмалау, кар көрәү, җир кәтмәнләү – барысы да физик көчне арттыра. Еш кына, көч сынашып, оныгым белән кул көрәштереп тә алгалыйбыз. Наира кечкенә чакта шаяртып кына җиңелгән булсам, хәзер андагы көч-куәткә тел шартлатырлык. Күз тимәсен үзенә! Җиңүләре дәвамлы булсын! Оныгымның уңышларына сөенеп яшәргә язсын! – ди Наираның бабасы.

Наира армспортны яңа даирәгә чыгу өчен зур мөмкинлек дип атый. Әлеге спорт төре буенча райондашыбыз Татарстан республикасының бик күп шәһәр һәм районнарында, Россия шәһәрләрендә дә ярышларда булып кайтты.

– Тренерым Ларис Бариевка чиксез рәхмәтлемен! Ул һәрвакыт кирәкле сүзләр әйтеп, җиңүгә рухландырып, ярышка кертә. Бәйге тәмамлангач, көндәшемнең кулын кысып, кочаклыйм. Минем уң кулым көчлерәк. Ярышларда күбрәк уң кул белән көрәшкәндә беренче урынга чыгам. Армспорт белән шөгыльләнә башлагач, бик күп яңа дуслар таптым. Кул көрәшендә җиңүгә көндәшләр илһамландыра, мин аларга бик рәхмәтлемен! – ди Наира.

Наираның сеңлесе Алла 4 сыйныфта белем ала. Апасы кебек ул да спортны үз итә. Чаңгыда, чанада шуарга ярата. Наираның әнисе Наринэ кызының кул көрәше белән шөгыльләнүен хуплый.

– Кызымның һәр уңышын үземнеке итеп кабул итәм. Армспорт кыз кеше өчен авыр шөгыль булса да, Наира чигенергә уйламый. Бәйгеләрдә бирелгән һәр Мактау грамотасын, һәр медальне күз карасыдай саклый. Алга таба укуын Әлмәт физкультура спорт техникумында дәвам итәсе килә. Уку йортын уңышлы тәмамларга, кул көрәшендә җиңүләргә ирешергә язсын үзенә! – ди Наринэ.

Лилия Шәймиева фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев