Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек бишьеллыгы

Гаиләләр ГТО тапшырды

“Яшьлек” спорткомплексында ГТО фестивале үтте.

“Сәламәтлек бишьеллыгы” муниципаль проекты кысаларында районыбызның җиде гаиләсе ГТО нормативларын тапшырды. Ярышта катнашучыларны Мөслим районы буенча ГТО администраторы Расыйл Фәттахов сәламләде. 
– Балаларга физик тәрбия бирүгә әти-әниләрне җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатында өч буын гаилә әгъзаларын чакырырга булдык. Чакыруыбызны игътибарсыз калдырмаганнары һәм районның спорт тормышында актив катнашканнары өчен һәр гаиләгә рәхмәтебезне белдерәбез! – диде Расыйл Фәттахов.
Ярышларда һәр гаиләдән дүрт кеше катнашырга тиеш иде: 8-10 яшьлек бала, әти, әни һәм 69 яшькә кадәрге әби яки бабай. Балалар һәм әти-әниләр озынлыкка сикерү, алга иелү, 30 метрга йөгерү, идәннән гәүдәне күтәрү (пресс), идәннән этелү (отжимание), турникта күтәрелү кебек нормативлар тапшырды. Өлкән буын вәкилләре алга иелүдә, идәннән гәүдәләрен күтәрүдә, идәннән этелүдә көчләрен сынады. 
– Һәр кеше ГТО тапшырырга, үз мөмкинлекләрен белеп, спорт белән шөгыльләнеп яшәргә тиеш! – ди бәйгедә катнашкан Ринат Демидов.
Гаилә вәкилләре тапшырган нормативларга карап җиңүче команда билгеләнде. Бәйгедә Сәлаховлар гаиләсенә тиңнәр булмады. Алар ГТО фестиваленең республика турында Мөслим данын яклаячак. Бәйрхановлар – икенче, Яһүдиннар гаиләсе өченче урынга чыкты. Призлы урыннар алган командалар истәлекле бүләкләр, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде. 

Рәмилә Сәләмова

Рәмилә Сәләмова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев