Авыл яшьләре сынатмый
Уеннар Әмәкәй, Тойгелде, Рус Шуган авыл җирлекләрендә үткәрелде. Бер көн эчендә һәр җирлек бишәр авылдан командалар кабул итте
– Ярышларда яшьләр юк, спартакиадаларда, бәйгеләрдә бары өлкәннәр генә катнаша, дигән сүз дөрес түгел. Мисал өчен, Рус Шуганда узган спартакиадада бары тик авыл яшьләре катнашты. Оештыру минутлары да бик матур булды. Хатын-кызлар волейболы барганда, ир-атлар кул көрәштерде. Ир-атлар арасындагы волейбол уены да бик үзенчәлекле булды. Бильярд уенының соңгы елларда популярлашуы да бу уен төрендә осталыкларын сынарга теләүчеләр санын арттыра бара. Канат тарту – уенның иң киеренке уены. Бу спорт төре җиңүне хәл итә, – диде балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Шамил Мадъяров.
Алдагы елларда авыл җирлекләрендә узган спартакиадаларда катнашасы командалар авыллардагы кеше саныннан чыгып билгеләнә иде. Быелгы ярышларның үзенчәлеге шул булды: командалар күрше һәм якын-тирә авыллардан тупланды.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 21 февраль саныннан укыгыз.
Фото – Мөслим спорт мәктәбе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев