Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сабак булсын

Хәмер әчкән килеш руль артына утырган

Мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган килеш рульгә утырган Харисов эшен карады. Харисов гаебен танымады

– Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырмадым, дип әйттем бит инде! Мин түгел идем ул. ДАИ инспекторлары ялгышкан, буталган. Гомумән, мин монда басып торырга тиеш түгел! Мин гел рульдә, автомобиль минем гаиләмне ашата, сез мине “права”дан мәхрүм итә алмыйсыз! – диде Харисов һәм курткасының капюшонын башына тартып куйды.
Мировой судья ир-атка гаебен раслаучы видеоязманы тәкъдим итте. Видеокадрларда да Харисов капюшоны белән йөзен капларга тырыша иде. ДАИ инспекторлары туктатканда, Харисовның көчкә сөйләшүе, аягында чайкалып торуы аермачык күренә. Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә үткәрелгән тикшерү дә гаепләнүче файдасына түгел. Алкотестер райондашыбызның канында алкоголь күләменең рөхсәт ителгәннән дүрт мәртәбә (!) артык булуын күрсәткән.
– Алкоголь кулланучылар һәрвакыт алдаша һәм аклану юлларын эзли. Харисов та искәрмә түгел. Спиртлы эчемлекләр кулланып рульгә утырганы өчен бирелгән җәза башкаларга да эчмәскә сабак булсын иде! – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Харисовка административ җинаять кылганы өчен суд тарафыннан 45 мең сум штраф билгеләнде. Моннан тыш ул 1 ел да 7 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

Фото – Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев