Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Үкенүдән файда юк

Быел ДАИ хезмәткәрләре алкогольле эчемлекләр кулланып рульгә утырган 24 райондашыбызны тоткарлады.

22 апрель көнне көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә машина йөрткән Нургалиев эшен карады. Ерак авылларның берсеннән район үзәгенә кунакка килгән ир-егет спиртлы эчемлек куллану сәбәбен туган көне булуга бәйләп аңлатты. Ул гаебен тулысынча таныды.

– Һәрвакыттагыча җитми калды. Авылда көмешкә сатучылар бар анысы. Тик бәйрәмдә яхшы аракы эчәргә теләп, район үзәгенә “төштек”. Рульгә иптәш егет утырган иде, ул эчмәде. Кайтканда, батыраеп, үзем рульгә утырдым шул. Мөслим күпере янында тоткарладылар, – диде Нургалиев, ихластан үкенеп.

Мировой судья ир-егетнең гаебен дәлилләүче оператив видеосъемканы да тәкъдим итте. Язмада Нургалиевның ДАИ инспекторлары белән сүз көрәштерүе күренә. Гаепләнүченең машинада иптәше белән урыннарын алмашырга тырышулары, хәрәкәтләрендә исерткеч эчемлекләр куллануына ишарәләүче сүлпәнлек, агрессия дә күзгә ташлана. Райондашыбызның канында спирт күләменең тиешле нормадан күбрәк булуын район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә үткәрелгән лаборатор анализлар да раслаган. 

– Спиртлы эчемлекләр кулланып рульгә утыру юньлегә илтмәячәген белсәләр дә, тыела алмыйлар шул. Хөкемдар каршында машина йөртүчеләрнең күбесе гамәлләре өчен үкенүләрен белдерә, зур хата ясауларын аңлый.

Административ җинаять кылганы өчен Нургалиевка суд 30 мең сум штраф билгеләде һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарды. 

Фото – «Татар-информ» архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев