Суд Зариповның эшен карады
Зарипов гаебен танымады
2 сентябрь көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган килеш рульгә утырган Зарипов эшен карады. Зарипов гаебен танымады.
– Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырганым юк дип, теге көне ДАИ инспекторларына да әйтем, ышанмадылар. Мин рульдә эчеп йөрмим, ул көнне алар мине кем беләндер бутаганнар. Анан соң ике бокал сыра алкотестерга чыгарга тиеш түгел бит инде! Машина – бердәнбер эш чыганагы, такси буларак гел юлда кеше йөртәм. Үземне гаепле дип санамыйм, – диде Зарипов.
Мировой судья ир-атка гаебен раслаучы видеоязманы тәкъдим итсә дә, райондашыбыз һаман үзенең хаклы булуын исбатларга теләде. Видеоязмада исә, ДАИ инспекторлары туктаткач, Зариповның көчкә сөйләшүе, аягында чайкалып торуы аермачык күренә. Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә үткәрелгән тикшерү дә гаепләнүче файдасына түгел. Алкотестер райондашыбызның канында алкоголь промиле күләменең рөхсәт ителгәннән өч мәртәбә (!) артык булуын күрсәткән. Менә сиңа ике бокал сыра!
– Алкоголь кулланучылар һәрвакыт ялганлый һәм аклану юлларын эзли. Зарипов та искәрмә булмады. Спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утырганы өчен бирелгән җәзалар башкаларга да сабак булсын иде! – диде районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Зариповка административ җинаять кылганы өчен суд тарафыннан 45 мең сум штраф билгеләнде. Моннан тыш Шакиров 1 ел да 7 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев