Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Сабак булсын

Суд карары чыкты

17 гыйнвар көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган Кәримов эшен карады. Кәримов үз гаебен өлешчә таныды.

17 гыйнвар көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган Кәримов эшен карады. Кәримов үз гаебен өлешчә таныды.

– Спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утырганым булса да, моңа кадәр ДАИ хезмәткәрләренең тоткарлаганы булмады. Читкә китеп эшләп йөрим. Бер ай дәвамында эшләп кайткач, дуслар белән күрешеп, очрашуны “юу” гадәте бар. Күбрәк бәйрәм ителгән, ахры. Гаебемне таныйм, тик рульдә алкоголь кулланып йөрүчеләр мин генә түгел бит! – диде Кәримов.

Мировой судья райондашыбызның гаебен раслаучы видеоязманы карарга тәкъдим итте. Анда Кәримовның үз машинасы белән күпфатирлы йортлар янына килеп туктавы, артыннан ДАИ машинасының килеп туктаганы аермачык күренә. 

ДАИ инспекторлары тәкъдим иткән алкотестерга өргәннән соң, Кәримовның канында алкоголь промиле күләменең рөхсәт ителгәннән өч мәртәбә артып китүе ачыкланган.

– Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырганнарның күбесе үзләренең айнык булуын расларга тырышса да, Кәримов белән андый хәл булмады. Чөнки руль артындагы кеше сөйләшерлек дәрәҗәдә түгел иде, – диде районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Җәмәгать суды алдына баскан Кәримовка административ җинаять кылганы өчен суд тарафыннан 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнде. Моннан тыш Кәримов 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

Фото – Татар-информ архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев