Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

22 октябрь көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Гафуров эшен карады. Гафуров гаебен тулысынча таныды

– Ике ай сәламәтлегем какшау сәбәпле өйдә ятарга туры килде. Шушы вакыт аралыгында төшенкелеккә дә бирелдем, үз-үземә кул саласы килгән вакытлар да булды. Эшсезлектән тәмам арып, вакытлыча хезмәткә яраксызлык турындагы белешмәне ябып, шушы форсаттан хатын белән бераз кәефләнеп алган идек. Бер шешә генә җитмәгән, күрәсең, кибеткә бардым. ДАИ хезмәткәрләре рейдка чыгуын “ватсап”тагы төркем аша укыган да идем. Алкоголь сөремендә баш эшләмәгән инде. Башы эшләгән кеше руль артына утырамыни?! – диде ихластан үкенүен белдереп Гафуров.

Мировой судья Гафуровның гаебен дәлилләүче видеоязма да күрсәтте. Аннан күренгәнчә, аягында көчкә басып торучы Гафуров ДАИ инспекторлары тәкъдим иткән алкотестерга өрүдән баш тарта. Бераз вакыт узгач, алкотестерга өрергә ризалык бирә. Алкотестер райондашыбызның канында спирт күләменең рөхсәт ителгәннән ике мәртәбә артык булуын күрсәтсә дә, Гафуров үзенең хәмер куллануын инкарь итә.

Судта Гафуровның юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозганы өчен ел башыннан 15 тапкыр административ җаваплылыкка тартылуы да мәгълүм булды.

Җәмәгать суды алдына баскан Гафуровка административ җинаять кылганы өчен суд тарафыннан 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнде һәм бер ел да алты айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев