Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

15 июнь көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган Шәрәфетдинов эшен карады. Шәрәфетдинов үз гаебен өлешчә таныды.

– Спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утырганым юк, ДАИ инспекторлары миңа беркетмә төзегәндә, мин машина белән идарә итми идем. Эштән кайткач, иптәшләр белән бер “ярты” салдык, руль артына утырмадым. Өйгә кереп китәм дигәндә генә ДАИ инспекторлары туктатты. Мин гаепле түгел, машинада эчеп утыруым, бәлкем, гаеп булгандыр, – диде Шәрәфетдинов.

Райондашыбыз үз гаебен танымагач, мировой судья райондашыбызның гаебен раслаучы видеоязма да тәкъдим итте. Анда Шәрәфетдиновның машинасы белән үз ихатасы янына килеп туктавы, артыннан мигалкаларын кушып ДАИ машинасының туктаганы аермачык күренә. 
ДАИ инспекторлары тәкъдим иткән алкотестерга өргәннән соң, Шәрәфетдиновның канында алкоголь промиле күләменең рөхсәт ителгәннән ике мәртәбә артып китүе ачыкланган.

– Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырганнарның күбесе үзләренең айнык булуын расларга тырыша. Бу очракта Шәрәфетдиновның ялганын ачыкларга видеоязма ярдәм итә, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Җәмәгать суды алдына баскан Шәрәфетдиновка административ җинаять кылганы өчен суд тарафыннан 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнде. Моннан тыш Шәрәфетдинов 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

Фото - Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев