Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

Туган көнен “күңелле” итеп үткәргән һәм исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән райондашыбыз 12 гыйнвар көнне мировой суд алдына басты.

Бу көнне судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган Чернов эшен карады. Кылган гамәлләренә дәлил буларак күрсәтелгән видеоязманы карагач, Чернов гаебен тулысынча таныды.
– Дуслар: “Руль артына утырма”, – дисәләр дә, алкоголь сөремендә нәрсә эшләгәнемне хәтерләмим. Видеоязмадагы кеше миңа охшамаган да кебек. Бу халәттә әллә нинди ахмаклыклар эшләп була икән бит! – диде ул, ихластан үкенеп.
Мировой судья райондашыбызның гаебен дәлилләүче оператив видеосъемканы күрсәткәч, Чернов 1,5-2 елга машина йөртү таныклыгыннан колак кагачагын аңлады кебек. 
– Машинада эшләп гаиләмне туйдыра идем, – диде гаепләнүче.
Мировой судта видеоязмадан тыш ДАИ инспекторының алкотестер ярдәмендә үткәргән тикшерүе һәм соңрак район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә узган тикшерү дәлил буларак китерелде. Тикшерү нәтиҗәләре райондашыбызның канында спирт күләменең нормадан 1,3 тапкыр күбрәк булуын күрсәткән.
Административ җинаять кылганы өчен Черновка суд тарафыннан 30 мең сум штраф билгеләнде һәм 1 ел да 7 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды. 

Фото freepik.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев