Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

Ел башыннан 94 райондашыбыз спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утырган өчен җәмәгать суды алдына басты

27 октябрь көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган Гарифуллин эшен карады. Ул гаебен өлешчә генә таныды. – Җәмәгать суды алдына баскан райондашларыбыз үзләрен яклар өчен төрле хәйләләр уйлап таба.
Бу очракта да шулай булды. Гарифуллин, хокук саклау вәкилләре аны ишегалдыннан алып чыкты дип, дәлилләргә тырышса да, аның ДАИ хезмәткәрләре тарафыннан Мөслимнең Урожайная урамында тоткарлануы видеоязмада аермачык күренә, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Административ җинаять кылганы өчен Гарифуллинга суд тарафыннан 30 мең сум штраф билгеләнде һәм бер ел да җиде айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды. Суд барышында райондашыбызның юлда тизлекне арттырганы өчен ел дәвамында җиде мәртәбә штрафка тартылуы да билгеле булды.

Фото - "Татар-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев