Спиртлы эчемлек кулланып рульгә утырган ир-атка 45 мең штраф яный
Мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Фәрдиев эшен карады
Фәрдиев гаебен танырга теләмәде. Мировой судья ир-атның гаебен раслаучы видеоязманы күрсәткәч тә, ул көч-хәл белән аякта басып торуын авыру булуына сылтады.
– Минем хәлем юк. Ел буе дәваланам. Мин, гомумән, эчмим. Барысы да ялган, мин килешмим! ДАИ инспекторлары беркетмәсенә дә имза куймадым, – диде Фәрдиев, үз ялганына үзе ышанып.
Фәрдиевнең ДАИ инспекторлары тәкъдиме белән алкотестерга өрүе, анда алкогольнең рөхсәт ителгәннән биш тапкыр (!) артык булуы да видеоязмада теркәлгән иде. Шушы ук видеоязмада Фәрдиевның беркетмәгә кул куярга теләмәве, үзен агрессив тотуы, ДАИ инспекторларына тавыш күтәрүе, әшәке сүзләр әйтүе дә аермачык күренә. Тик райондашыбыз үзендә хатасын танырлык көч тапмады.
– Фәрдиев “Аек шофер” операциясе барышында тоткарланды. Башта качып, аннары ялганлап котылырга теләсә дә, булдыра алмады, – диде районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Җәмәгать суды каршына баскан Фәрдиевкә, административ җинаять кылганы өчен, суд тарафыннан 45 мең сум күләмендә штраф билгеләнде һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.
Фото – Татар-информ
Нет комментариев