Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сабак булсын

Өч ай эчендә районның ДАИ хезмәткәрләре спиртлы эчемлекләр эчеп транспорт белән идарә иткән 10 райондашыбызны тоткарлады

12 март көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Хафизов эшен карады. Ул үз гаебен танымады

– Алкоголь кулланып рульгә утырсам да, җитди сәбәпләрем бар иде. Башым авыртып интегәм, авыртуны алкоголь гына баса. Бу җинаятьмени? Башым авыртып шартлый бит менә хәзер дә! Соңгы арада күп эчелде, – диде Хафизов, спиртлы эчемлекләр куллануын яшермичә.

Мировой судья райондашыбызның гаебен дәлилләүче оператив видеосъемканы да күрсәтте. Видеоязмада Хафизовның аек булмавы аермачык күренә иде. Сөйләшүе дә, аягында көчкә басып торуы да аның алкогольле эчемлекләрне күп кулланганлыгын раслый. Видеоязмадан тыш ДАИ инспекторының алкотестер ярдәмендә тикшерү үткәрүе, соңрак район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә узган тикшерү дә судта дәлил буларак китерелде. Тикшерү нәтиҗәләре райондашыбызның канында спирт күләменең нормадан биш мәртәбә (!) күбрәк булуын күрсәткән.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев