Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде
Мировой судья ир-атка гаебен раслаучы видеоязманы тәкъдим итсә дә, райондашыбыз һаман үзенең хаклы булуын исбатларга теләде.
Ел башыннан җирлегебездә алкоголь кулланган хәлдә рульгә турыган 15 машина йөртүче тоткарланды, шуларның дүртесе – хатын-кызлар. Бер машина йөртүче – алкоголь кулланып рульгә утырган өчен кабат тоткарланган ир-егет.
Мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган килеш рульгә утырган Мәгъсүмов эшен карады. Мәгъсүмов гаебен танымады.
– Бөтенесе дә спиртлы эчемлекләр кулланган килеш машина йөртә. Нигә мине генә тоткарлыйсыз? Башкаларга ярый, миңа юкмы?! ДАИ инспекторларына: “Гаебемне таныйм, җибәрегез”, – дидем. Җибәрмәделәр. Үземне гаепле дип санамыйм, – диде судка кызмача килгән Мәгъсүмов.
Мировой судья ир-атка гаебен раслаучы видеоязманы тәкъдим итсә дә, райондашыбыз һаман үзенең хаклы булуын исбатларга теләде. Видеоязмада исә Мәгъсүмовның ДАИ инспекторалары белән көчкә сөйләшүе, чайкалып торуы күренә. Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә үткәрелгән тикшерү дә гаепләнүче файдасына түгел. Алкотестер райондашыбызның канында алкоголь күләменең рөхсәт ителгәннән дүрт мәртәбә артык булуын күрсәткән.
– Алкоголь кулланучылар алдаша, аклану юлларын эзли. Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү дә күпләргә сабак түгел. Кайберәүләр “права”лары алынгач та эчеп рульгә утыра. Спиртлы эчемлекләр кулланучы шофер – җинаятьче! – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Мәгъсүмовка административ җинаять кылганы өчен суд тарафыннан 45 мең сум штраф билгеләнде. Моннан тыш ул
1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев