Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сабак булсын

Кагыйдә бозуны кисәтүнең яңа ысулы

Юл йөрү кагыйдәләрен артык күп бозучы оешма-предприятиеләрнең исемнәрен халыкка таныталар

Соңгы вакытта Татарстанда үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтләренең һәм аларда зыян күрүчеләрнең кискен артуы күзәтелә. Республика җитәкчелеге бу хәлгә борчыла һәм фаҗигаләрне булдырмас өчен чаралар эзли.

Татарстан Республикасында юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар белән көрәштә яңа алым – юл йөрү кагыйдәләрен артык күп бозучы оешма-предприятиеләрнең исемнәрен халыкка таныту. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, ТР Министрлар кабинеты аппарат җитәкчесе Шамил Гафаров җитәкләгән юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе 2025 елда машина йөртүчеләре юл йөрү кагыйдәләрен иң күп бозган оешмалар исемлеген чыгарды. Әлеге исемлеккә республикабыздагы 82 оешма кертелгән. Кара исемлеккә кергән оешмаларда эшләүче машина йөртүчеләр тарафыннан 18 меңнән артык юл хәрәкәте кагыйдәләре бозылган. Әлеге исемлектә Мөслим районының “Фаиза” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы да бар. Бу оешмада хезмәт куючы машина йөртүчеләр тарафыннан узган ел юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 108 очрагы теркәлгән.

Комиссия тәкъдиме белән киләчәктә юл йөрү кагыйдәләрен иң күп бозучылар яшәгән авыл җирлекләре исемлекләрен дә бастыру планлаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев