Ел башыннан алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән 10 шофер тоткарланган
Узган атнада “Тоннель” операциясе барышында спиртлы эчемлекләр кулланып рульгә утырган бер шофер тоткарланган
5 февраль көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Шәрифуллин эшен карады. Ерак авылларның берсеннән район үзәгенә дустына кунакка килгән ир-егет “күңелле” бәйрәм иткән булып чыкты.
– Спиртлы эчемлекләр кулланып, рульгә утырганым бар иде. Айнык вакытта “рульгә утырмыйм” дип ант итәсең дә, авызга “шайтан суы” керсә, вәгъдәләр онытыла. Гаебемне таныйм. Беренче очракка “права”ны калдырып булмыймы? Минем эшем машина белән бәйле бит, – дип, судьяның жәлләвен көтте Шәрифуллин.
Тик хөкемдар алдында барысы да тигез. Закон бозгансың икән, җавап бирергә кирәк!
Шәрифуллинның үз гаебен танымый чарасы юк иде. Дәлил буларак теркәлгән видеоязмада райондашыбызның, ДАИ инспекторлары белән сөйләшкәндә, теленең көрмәкләнүе, сүзләренең буталуы аермачык күренә. Дәлилләргә алкотестер һәм лаборатор анализлар да өстәлде.
Шәрифуллинга суд 30 мең сум штраф билгеләде һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарды.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев