Әдәби мизгел. Очланмый калган кибәннәр... (икенче бүлек)
Фәтхулла АБДУЛЛИН. повесть
Илгә килгән кайгыны ил белән бергә күтәрүе дә җиңелрәк диләр. Сугыш дип, гел борын салындырып, кара көеп йөреп булмый. Үстергән игенне җыеп алырга, урырга, суктырырга, киптерергә кирәк. Ул кирәкләрне саный китсәң, аяк бармаклары да җитмәс. Иккән иген пешкән икмәк булып өстәлгә менгәнче күпме тир түгә авыл кешесе!