Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Психолог киңәше

Дошман түгел, дус булсын!

Интернет куллану буенча статистик мәгълүматларга күз салсак, 80 процент баланың интернетка өлкәннәр күзәтүеннән башка чыгуын, 28 процентының төрле начар сайтларга эләгүен, экстремизмны алга сөрүче төркемнәрне каравын күрәбез.

Без күпвакыт аңа үзебезгә ышанган кебек ышанабыз, андагы барлык мәгълүматның дөрес булуына инанганбыз кебек. Социаль челтәрләрдә яшерми-нитми тормыш-көнкүрешебезне күрсәтәбез, серләребез белән уртаклашабыз. Дөрес кулланмаганда, интернетның дустан дошманга әверелеп куюы да бар бит. Виртуаль дөньяның эмоциональ халәте белән идарә итә белми торган балалар өчен куркыныч якларын өлкәннәр белеп торырга тиеш.

 Әлбәттә, балаларга интернетка керүне бөтенләй тыю дөрес булмас, күп очракта бу мөмкин дә түгел, ди белгечләр. Саклык чаралары турында онытмаска кирәк. Шул хакта Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең педагог-психологы Ләйсән Хәлиуллина фикерләре белән бүлеште.

– Мәктәпләрдә уку елы дәвамында “Интернет челтәрендә иминлек”, “Интернет дусмы, дошманмы?” дигән темаларга тәрбия сәгатьләре, викторина, тренинглар, квестлар уздырыла. 

Гөлназ Җәлилова

Фото –  Л.Хәлиуллинаның шәхси архивыннан.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 12 апрель санында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев