Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Психолог киңәше

Балада белемгә омтылыш тудыру өчен киңәшләр

Баланың мөстәкыйль булып үсүе өчен мотивация тудыра белергә кирәк.

– Начар билге алган өчен баланы ачуланмагыз. Сезнең алдыгызда ул яхшы булып күренергә тели, шуның өчен ул алдаша башларга мөмкин.

– Балагыз күп көч куеп та, эшнең нәтиҗәсе югары түгел икән, аны аңларга тырышыгыз. Нәтиҗәнең һәрвакыт югары була алмавын аңлатыгыз. Яхшы якларын күреп, аны мактап алыгыз.

– Балага эш өстәле булдырыгыз. Көндәлек режим, дәресләр челтәре язылган битне күз алдына элеп куегыз.

– Дәресләрне бары тик бер эш өстәлендә генә эшләргә өйрәтегез.

– Эш өстәлен һәрвакыт тәртиптә тотарга күнектерегез. Бала арыган, яки аңа өй эшләрен эшләргә авыр икән, булышыгыз. Күпмедер вакыттан соң, ул үзе җыештыра башлар.

– Өй эшләрен мөстәкыйль эшләүне иртәрәк өйрәтегез. Бик кыен хәлдә генә сезгә мөрәҗәгать итәргә килешегез.

– Мәктәптән кайткач та баланы дәрес хәзерләргә утыртмагыз. Бала ике-өч сәгать ял итеп алсын. Дәрес хәзерләү өчен иң яхшы вакыт – 15.00-17.00 сәгатьләр. 

– Барлык фәннәрдән дә дәрес хәзерләүне бер утыруда башкарырга мәҗбүр итмәгез. 15-20 минут шөгыльләнгәннән соң, 10-15 минутлык ял кирәк.

Фото – Мөслим-информ архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев