Бала тәрбияләүдә ялгышлар
Баланы яратуда чама хисен югалтмагыз
Һәркем баласының бәхетле яшәвен, тормышының вакыйгалар белән тулып торуын, рухи, эмоциональ яктан бай, киләчәктә үзенә ышанычлы алмаш булып үсүен тели. Тормыш күрсәткәнчә, гаилә тәрбиясе һәрвакытта да уңышлы гына бармый. Бала тәрбияләүдәге зур ялгышларны баласына бар нәрсәне рөхсәт итүче ата-ана үзе ясый, дип саный Мөслим лицееның педагог-психологы Ләйсән Сафина.
Гаиләдә бердәм тәрбия системасы эшләмәсә, ата-ана бер сүздә булмаса, бала моны бик тиз сизеп ала һәм алга таба әти-әнидән аерым-аерым яклау эзли башларга, алдау-хәйлә, кайвакыт куркыту юлына басарга мөмкин.
– Әти кеше кирәгеннән артык кырыс булса, әнисе, аның мөнәсәбәтләрен йомшарту өчен, баланы иркәли башлый. Киресенчә дә булырга мөмкин. Моннан тыш өлкәннәр нәкъ менә үзләренең тәрбия ысуллары яхшырак икәнен күрсәтү өчен көрәш башлыйлар. Берсе үзенең кырыслыгын тагын да арттыра, икенчесе бала белән тагын да йомшаграк була. Өлкәннәрнең үз-үзләрен шулай тотышы баланың психикасы бозылуга китерә, аның характерына тискәре йогынты ясый. Үзара хөрмәт һәм ышаныч хөкем сөргән, хезмәт яраткан гаиләләрдә яхшы яки начар эшләре өчен үзе җавап бирергә тиешлегенә инанган кеше үсә. Бала, кечкенә чактан ук, ярамаган эшләр өчен җавап биреләчәген белергә тиеш. Әкренләп аның психикасында тыя торган киртәләр барлыкка килә, соңрак психик карашы формалаша, – ди Ләйсән Ягъфәровна.
Беркемгә дә сер түгел: күпчелек тәрбия ысуллары уртак булса да, малайларга карата кулланыла торган тәрбия алымнары белән кыз баланы тәрбияләп булмый һәм киресенчә. Димәк, гаиләдә ир һәм кыз баланың физиологик һәм психологик үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча да ярамый.
– Ир баланы тәрбияләүдә әти кешенең роле алыштыргысыз. Ул аңа ирләрчә миһербанлылыкны, физик чыныгуларны, кул эше осталыкларын үз тәҗрибәсе аша төшендерә, өйрәтә ала. Кыз баланың әхлагына дөрес юнәлеш салуда исә ананың рухи тәҗрибәсе кирәк. Үз кызына ул хатын-кызларга хас горурлык, тыйнаклык, хезмәт сөючәнлекне үз тормышы, үз яшәү рәвеше белән аңлатырга тиеш. Бала әдәби китаплар укырга, сәнгать белән кызыксынып яшәргә күнегә икән, ата-анага тәрбия эшен алып бару җиңелрәк булачак, көтелгән уңышлар тизрәк киләчәк. Шуны истә тотарга кирәк: беркем дә балага аның эмоциональ һәм психик үсешенә уңай йогынты ясаучы ата-ана назын бирә алмаячак. Гаиләдә бирелгән күп кенә әхлакый сыйфатларны бала берничек тә, беркайчан да башка бер коллективта да бу кадәр уңышлы кабул итми. Туганлык, кардәшлек хисләре, иркәләнү, рәхмәтле һәм мәрхәмәтле була белү, кайгы уртаклашу, шатлык-сөенечләрне бүлешү кебек сыйфатларны ул бары гаиләдә ала, – дип искәртә Ләйсән ханым.
Кайбер ата-аналарның шундый гадәте бар: укучы тәртип бозса, яисә начар укыса, моның сәбәпләрен алар мәктәптән эзли башлыйлар. Ни булса да, әниләр мәктәпкә йөгереп килә. Үз чиратында, мәктәп гаиләне гаепли. Чыгу юлы кайда?
– Бу очракта мәсьәләне уңай якка бердәмлек белән генә чишеп була.
Гадәттә тәртип бозган баланың әти-әнисе мәктәпкә чакырыла. Ә алар, проблеманы ачыклыйсы урында, баланы яклый, аклана башлыйлар. Нәтиҗәдә, укучы нинди генә начарлык эшләсә дә, үзенең яклаучысы булуын аңлый һәм гаебен танырга ашыкмый. Билгеле, ата-ана олы хата ясый. Баланы үз гаебен танырга, аңларга, тәртипсезлек өчен җавап бирергә өйрәтергә кирәк. Илнең, җәмгыятьнең кабул ителгән кануннарын хөрмәт итү, әхлак нормаларын, тәртипләрне үтәү гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Биредә әти белән әни – бала өчен беренче укытучы. Аларның үз эшләренә, әйткән сүзләренә, бурычларына мөнәсәбәте – бала өчен үрнәк, – дип аңлатма бирә психолог.
Гөлназ Җәлилова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев