Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Психолог киңәше

Аңлашып яшәргә өйрәник

Өлкәннәргә балалар белән ничек уртак тел табарга?

Яшәешне тоташ көрәш белән чагыштырырга була. Акча эшләү, йорт-җир җиткезү, белем алу, сәламәтлекне ныгыту, акыл-рухи байлыкны арттыру, хыялларыңны тормышка ашыру, үз-үзеңне үстерү өчен көрәш... Һәркем тормышында була торган күренешләрне тоташ көрәш димичә, ни дисең? Бу көрәштә үзара мөнәсәбәтләрне ничек көйләп яшәргә өйрәнергә? Шул турыда психолог Зилә Мөхәммәтова белән фикер алыштык.

“Синең кебек чакта мин...” Таныш фразамы? Гаҗәпләнү катыш гаҗизлектән өлкәннәрнең балаларына бик еш әйтә торган сүзләре. Бу сүзләрне әйтә башлаган кешенең күбесе картая башлавын аңлап елмаеп та куяр. Нишлисең, замана алга бара, тормышыбыз көнләп түгел, сәгатьләп үзгәргән вакытта балалар, яшүсмерләрне дә аңлау да торган саен кыенлаша.

Ана белән бала әңгәмәсенә күз салыгыз әле.

– Синең кебек чакта мин… Зур бер бакча бәрәңге, чөгендер эшкәрттем. Җиң сызганып кер юдым, аны чишмәгә яки елгага төшеп чайкаш иде. Шытырдатып мунчала белән идәннәрне юу. Җәй буе җиләк-җимеш җыю, өлкәннәргә печән эшендә булышу, каз-бәбкә саклау, ай саен сыер, сарык көтүенә чыгу... Тагын әллә нинди эшләр. Әле шуның өстенә әнигә бүлеп бирелгән гектарлаган колхоз чөгендере, аңа минеке дә кушыла. Ә хәзер нәрсә? Боларның кайсысын эшли беләсең? Рәхәттә яшисез! Җиңел тормыш. Су ташымыйсыз, көянтә асып чишмәгә йөрмисез, гомумән, эш рәте белмисез!!!

– Әни, мин гаепле түгел бит инде XXI гасырда яшәгәнемә. Син санаган эшләрнең күбесе бетеп бара бит инде хәзер көнкүрештә!?

– Анысы шулай да... Тик ничек яшәрсез соң сез алга таба, кулыгыз эш белмәсә?! Телефон белән ерак китеп булырмы икән? Көн дәвамында кулыңнан телефон төшми бит!

– Нишлим соң? Бар мәгълүматны шуннан язалар бит. Ярты көн кермәсәм, анда әллә никадәр белдерү, вакыйгалар! Сабантуйга әзерлек, лагерь яңалыклары, медосмотр, волейбол, сыйныф вакыйгалары...

– Ә кайчан эшлибез?

– Син миңа эшлисе эшләрне бүлеп бир. Мин бит барысын да белеп бетермим.

– Өйрәткәч, кем дә эшли инде аны. Менә мине синең кебек чакта берәү дә өйрәтеп утырмады! Үзем белеп эшләдем.

– Ә миңа синең игътибарың кирәк. Минем "эффективный наблюдатель"ем бул әле!?

– Куй телефоныңны, киттек бакчага, чүп утыйбыз!

– Караңгыга хәтле түгелдер бит?!

– Нигә?

– Минем кояш батышын фотога төшереп телеграм каналыма куясым бар. Подписчикларым көтә.

– Иии замана!!!?

Таныш диалогмы?

– Әйе, еш кына без өлкәннәр яшьләрне гаепләргә яратабыз. Янәсе алар ялкау, битараф, тормышка яраксыз булып үсәләр. Шундый карашыбыз белән аларны үзебездән тагын да читкәрәк этәрәбез. Ә бит читтән торып якын һәм  ышанычлы мөнәсәбәт булдырып булмый. Аннан соң аптырыйбыз аларның кайсыбер гамәлләрен күреп: “Юююк, ул "андый" түгел иде. Ул андый адымга барырлык түгел”, – дибез. Ә чынлыкта "эш эшләнгән, поезд инде киткән" була. Шундый аңлашылмаучылыклар килеп чыкмасын дисәк, без яшьләр белән, балаларыбыз белән үзара ышанычлы мөнәсәбәттә булырга тиеш. Икенче төрле әйтсәк, бер дулкында. Ә ул ышанычлы мөнәсәбәтне ничек булдырырга соң?! Иң элек бала белән һәрдаим сөйләшегез. Чын күңелдән, яратып. Ул нинди дөньяда яши? Нәрсәләр белән кызыксына? Кемнәр белән аралаша? Кумирлары кем? Ни өчен алар? Баланың нинди хыяллары бар? Нәрсәләр аны борчый? Аннан балага мөһим булган чараларда катнашыгыз. Балалар бакчасы, мәктәп, уку йорты, олы тормыш... Бар этапта да ул сезнең игътибарыгызга, ярдәмгә мохтаҗ. Тик шунысы бар: бала ул – үзе бер мөстәкыйль кеше. Ул син түгел. Шуңа аңа үзеңнең фикереңне тагу да кирәкми. Өлкәннәр үз хыялларын, теләкләрен балалары аша тормышка ашырмасыннар иде. Баланың үз юлы, үз теләкләре. Бары шул юлда аңа терәк булу мөһим.

Һәм, әлбәттә, шәхси үрнәк. Бәхетле, канәгать, тормышта үз урынын тапкан, хыялларын тормышка ашырып, тулы тормыш белән яши торган әти-әнинең, һичшиксез, баласы да шул юлдан атлар. Шуны онытмыйк: киләчәгебезне үзебез төзибез. Ә безнең киләчәк - яшьләребез, балаларыбыз кулында! – дип киңәшләрен бирә Зилә Мөхәммәтова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев