Тәнкыйтьли, хуплый, рәхмәт әйтә
Мөслим телевидениесе тапшырулары Ютуб каналында да дөнья күрә.
Безнең каналның 4 меңгә якын язылучысы бар, анда 2 меңнән артык видео-язма саклана. Язылучылар арасында райондашлар гына түгел, чит җирләрдә яшәүче якташлар да, төрки телле халык вәкилләре дә бар. Канал татар телендә эшли, сюжетларны рус телле кулланучылар электрон тәрҗемәче кулланып карый. Шул рәвешле җирлегебездәге вакыйгалар Мөслим-информ хезмәткәрләре ярдәме белән бөтен дөньяга тарала. Ютуб каналына язылучыларның фикерләрен бирәбез.
– Барысын да бер телдә эшләп булмый идеме?
– Бу нинди телдә?
– Татарстан башкортлары болар!
– Күңелгә якын канал.
– Берни аңлашылмый, әмма күңелле.
– Башкорт теле кыргыз теленә охшаш икән.
– Мөслим татарлары!
– Тәрҗемәсез дә аңлашыла, тәрҗемә итмәсәгез дә була.
– Бик чиста, татар әдәби теле. Мөслим районының Метрәй авылы. Әнием Хисамова Мәхтүмә Сабир кызының ватаны.
– Ә син каян беләсең аның бик чиста икәнен? Син бит татарча белмисең!
– Рус телен белмәгән килеш алар анда ничек эшлиләр? Бер кеше сөйли рус телендә! Калганнарныкы аңлашылмый. Ниндидер сәер репортаж.
– Ни өчен сез күрсәткән кешегез турында сөйләмисез? Субтитрлар белән булса да бирегез. Болай аңлашылмый бит. Бер укытучыны ике тапкыр күрсәттегез.
– Мөслимдә бәяләр Мәскәүдәге кебек. Мәскәү базарларында яшелчә, җиләк-җимеш очсызрак та әле.
– Чит җирләрдән килгән татар хатын-кызлары татарча сөйлашә белми. Күбесенең фамилияләре русча. Ясалмалылык! Кемгә кирәк мондый чара?
– Минем Мөслимгә бер катышым да юк, ләкин шуны әйтә алам: бөтен итагатьле, акыллы, тыйнак, тәртипле кешеләр – чыгышлары белән Мөслимнән. Мин тел белгече буларак шуны әйтә алам: иң дөрес сөйләм булган район ул – Мөслим.
– Җәй көннәрендә Күктәкә авылында үтә иде. Бу инде 1960 еллар тирәсе. Ул вакытта Мөслим авылы турында ишеткәли идем. Авылыма кайткан кебек булдым. Мөслим бигрәк алга киткән район икән. Мин инде 46 ел читтә, еракта яшим.
– Ташлыяр, мин сезне яратам.
– Метрәй – әниемнең туган авылы.
– Минем сеңлем Нурсәгадәт. Матурым минем. Казахстаннан. Сулы булуыгыз белән, авылдашлар! Көмеш су, ныклы сәламәтлек телим сезгә! Игелектә яшәгез!
– Бабам Әдип Мостафин көрәк белән!
– Кадерен белеп, чисталыгын саклап, хәерле балалар үстереп, исән-сау яшәргә насыйп итсен. Афәрин, якташлар!
– Авылга кайтып килгәндәй булдым, рәхмәт. Ярый әле сезне Ютубтан карап була. Мәскәү.
– Чиләбе Мөслимеме бу? Милли телдә аралашуыгыз мактауга лаек!
– Татар халкына Кыргызстаннан сәлам!
– Бик матур тапшыру алып барасыз икән! Авылның күркәм кешеләре белән танышу бик кызык. Сезгә эшегездә уңышлар насыйп булсын!
– Татарча бик яхшы сөйлисез!
– Олычакмаклыларга миннән сәлам. Заманында минем әти һәм әнкәй анда укытучылар иде. Мин 1957 елгы, Олы Чакмак малае. Мәктәп ишегалдында тордык.
– Кечкенә дә төш кенә! Бу яңа мәчет турында. Якын-тирәдәге мөслимлеләр өчен шатлыклы урын.
– Афәрин, горурланырлык. Мөслимнән ерактагыларны сөендереп яшисез.
– Безнең Фәнис абый кебек оста, үз эшенә бирелгән кеше юктыр! Озын-озак еллар яшәргә язсын, Фәнис абый!
– Рәхмәт, Фәридә Якуповна, матур тапшыру өчен.
– Мөслимлеләргә уңышлар телим. Татар телен саклагыз. Иң бөек эшләрнең берсе – шул.
– Афәрин, егетләр! Аллаһы Тәгалә кыен, әмма бик кирәкле эшегездә сәламәтлек бирсен, мул игеннәр җыеп алырга язсын!
– Мин беренче тапкыр карадым Мөслим каналын. Алып баручының дикциясе дөрес, сөйләме камил. Гомумән, районнарда дөрес сөйләмле алып баручылар юк, “h” авазы юкка чыкты, үзләре өстендә эшләүне кирәксенмиләр. Рәхмәт! Сөйләмегезнең камиллеген югалтмагыз, телгә игътибарыгыз кимемәсен.
Сәхифәне
Гөлназ Җәлилова алып бара.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев