Штраф салырга кирәк!
Бу көннәрдә кич белән халык ашыга-кабалана бәрәңге сабагы яндыра. Шул сәбәпле авыл өстендә озак вакыт төтен эленеп тора. Сулап булмый, тын кысы- ла, төтен күзләрне ярып керә. Урамга һава суларга, ял итәргә чыгарлык түгел.
Ел саен шушы хәл. Чүп яндырмауларын сорап, социаль челтәрләр аша райондашларыбызга мөрәҗәгать иттек. Төтен ничек чыккан, шулай чыга тора. Аноним сораштырулардан күренгәнчә, халыкның өчтән бер өлеше чүпне ягуын яшерми, өчтән бере бакча калдыкларын чүп машинасына чыгара икән. Чокыр-чакырларга, тыкрыкларга түгүчеләр дә юк түгел. Йолкынган чүптән компост ясаучылар да бар. Әмма ничек кенә булмасын, беренчедән, төтен сулау һәркем өчен зыянлы, ә аллергия, астма кебек авырулардан интегүчеләрнең хәтта тормышы өчен куркыныч, икенчедән, янгын чыгу куркынычы арта.
Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин бу хәлгә карата аңлатма бирде:
– Аерым гражданнар янгын иминлеге кагыйдәләре нормаларын бозуларын һич кенә дә аңларга теләми. Шул рәвешле үз йортларын һәм күршеләренең хуҗалыкларын куркыныч астына куялар. Бакчаларда бәрәңге сабагын, басуларда камыл калдыкларын, салам яндыру катгый тыела. Физик затларга да, юридик һәм урындагы затлар өчен дә штрафлар каралган. Гражданнарга бәрәңге сабагы яндырган өчен – 5 мең сумнан 15 мең сумга, ә урындагы һәм юридик затларга 20 мең сумнан 400 мең сумга кадәр штраф яный”, – диде ул.
Вильям Тайбактин фотосы
Рубриканы Гөлназ Җәлилова алып бара
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 8 сентябрь санында танышырга була
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев