Печән базары
Укучыларыбыз илебездә барган сәяси вакыйгаларга үз мөнәсәбәтләрен белдерәләр
– Соңгы елларда халыкара мөнәсәбәтләр, көнбатыш һәм көнчыгыш илләрендәге үсеш-үзгәрешләренең үзенчәлекләре, алар арасындагы каршылыклар һәм аларны бетерү юллары турындагы акыллы, төпле фикерләрне Казанга БРИКС саммитына килгән Бөекбритания сәясәтчесеннән ишетү – үзе бер истәлекле вакыйга. Рәхмәт бу тапшыруны оештыручыларга.
– Кытайлар Чаллыда гына да 12нче заводларын төзиләр! Тукай районында зур склад төзеп яталар! Булган халык, уңган халык!
– Дәүләтебез, ил сакчылары үз гаиләләре өчен тыныч булсын өчен, алар яуда булганда барысын да эшли. Шулай ук региональ түләүләүләр дә “иминлек мендәре” буларак начар түгел.
– Дусларымның байтагы контракт нигезендә Туган илне сакларга китте. Мин хөкүмәтебезнең аларга төрлечә ярдәм итүе, ташламалар, пособиеләр белән булышуына шат.
– Исән-имин хезмәт итеп, туган якларыбызга әйләнеп кайтырга язсын.
Күпкатлы кайбер йортларның подвалына юынтык сулар түгелүенә әле дә борчылып язалар. Мондый төрдәге сораулар район башлыгы Альберт Хуҗин белән туры элемтә вакытында да күтәрелә. Җитәкчебез актуаль мәсьәләләрнең кайчан ничек хәл ителәчәге турында даими рәвештә аңлаешлы итеп җавап бирә. Шундый эфирларның чираттагысы “ВКонтакте” челтәрендәге сәхифәбездә 23 октябрь көнне булды.
– Тагын халык гаепле! Гагарин урамындагы 1нче йортта яздан бирле көрәшәбез, һаман су агып ята. Кайсы килеп ясый, капкачын ябып китәләр дә тагын бәреп чыга. Җыелып килеп коесына карап тордылар да киттеләр. Халыкны да уйларга кирәк, кемнеңдер ялгыш төшкән чүпрәгенә бөтенебез гаеплеме? Инде кемгә мөрәҗәгать итәргә.
– Менә аптырап тагын язам. Җомга көнне бер башыннан капкачын беркеттеләр, хәзер икенче яктан бәреп, бәдрәф сулары агып ята. Тын алырлык түгел: подвалдан өйгә керә исе. Яздан бирле көрәшәм, кая да булса тыгылган бит ул, подвалны карарга кирәк. Берәр журналга язмыйча булмый, бәлки ярдәм итәрләр.
Райондашларыбыз турында язмалар газетабызда даими басыла. Мәкаләләрнең бер өлеше интернет челтәрендә дөнья күрә. Тулысынча аларны бары тик газетага язылган тугры әбунәчеләребез генә укый ала. Шулай булса да, социаль челтәрләр рәхмәт сүзләре җиткерү өчен иң уңайлы урын булып кала. Рамил Морзаханов, Харис Җиһаншин турында язмалар шундый җылы фикерләр уятты.
– Мактауга лаек табиб. Миңа инфаркт булды. Бәхетемә, ашыгыч ярдәм машинасы больницага килеп житүгә, Рамил Морзаханов килеп чыкты һәм беренче ярдәмне күрсәтеп “скорый” белән Чаллы хастаханәсенә илтеп салды. Аллага шөкер, больницада шунда ук операциягә алып кереп киттеләр. Сәламәт булып эшләсен генә табибыбыз. Бик зур рәхмәт аңа!
– Күптөрле сәләткә ия булган Харис әфәнде район халкын курайда уйнаган моңлы көйләре белән сокландырып кына калмый, республикакүләм ярышларда катнашып, алдынгы урыннарны яулый. Ул районыбыз данын яклаучы шәхес булып тора. Икенче яктан, ул халыкка бик кирәкле хезмәт күрсәтә: тузган аяк киемнәренә җан өреп, өр-яңа итеп ремонтлап бирә. Афәрин, Харис әфәнде.
– Аяк киемен бик оста ремонтлый.
Рубриканы Гөлназ Җәлилова алып бара.
Наилә Нәбиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев