Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Печән базары

“Әбекәйчә күкәй күмәче”

Социаль челтәрләрдәге төркемнәребездә рецептлар язылган постлар бик популяр. Анда райондашларыбыз бик теләп үз фикерләре белән уртаклаша

“Әбекәйчә күкәй күмәче” шундый пост булды. Элек, азык-төлек ассортименты, камыр эшләнмәләре, икмәк төре бу кадәр күп булмаган заманда, әбекәйләребез пешергән күкәй күмәченнән дә тәмлесе юк иде. Сайлап алу мөмкинлеге күп булса да, әбекәй күмәче һаман сагындыра. Райондашыбыз Дилбәр Гарифуллина аны ничек пешерүе турында бәян итте. “6 йомырка тугладым, тоз, әз генә шикәр комы салдым. 5 аш кашыгы сөт өстәдем 0,5 чәй калагы сода, 2-3 аш кашыгы сыек май куштым. Каты камыр ясап болгаттым да, табага пергамент кәгазе җәеп, кашык белән генә салып, уртача утта духовкада пешердем”, – дип язды ул.

– Их, тәмле дә була иде шушы күмәч! Әби мичтә пешерә иде. Тәме һаман авызда тора! – Мин аны мичтә пешерә идем. Әле малайның иптәш егете әнисенә кайтып әйтә икән: “Син дә пешер әле, бигрәк тәмле бит!” – дип. Әйе, чыннан да, бик тәмле була ул. Пешереп карарга кирәк тагын. Мин аңа сөт салмыйча, маен табага күбрәк салып пешерә идем. – Ирем миннән күптән шундый күмәч сорый. “Әнинеке кебек күкәй күмәче пешер әле”, – ди. “Мин әниең пешергән күмәчне ашамаган бит, ничек пешерим?!” – дим. Менә бит, рецепты да булды. Рәхмәт! Иремне сыйлыйм хәзер.

Дилбәр Гарифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев