Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәр ункөнлеге

Уеннарда сынатмыйлар

Өлкәннәребез спорт төрләрен үз итеп, ярышларда актив катнашалар.

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында тынгысыз өлкәннәребез төрле спорт төрләрендә үзләрен сынап карыйлар. Бильярд уйнаучыларга ”Яшьлек” спорт комплексында ай буе бушлай хезмәт күрсәтелә. Шахмат-шашка уйнауда да райондашларыбыз сынатмый. “Сәламәтлек бишъеллыгы” программасы кысаларында үткәрелгән бәйге һәм уеннарга дәрт-дәрман белән килүләрен күреп күңел сөенә. Аеруча дартс һәм өстәл теннисы җанлы үтте. Шахматта Кузьма Иванов, гадәттәгечә, беренчелекне берәүгә дә бирмәде. Кәрим Галиев, Нил Гәрәевләр дә матур уен күрсәтте. Дартс уенында Мәлләтамактан Галия Вагыйзова, Рөстәм Нуриевлар җиңүче булды. Өстәл теннисында Иске Карамалыдан Дамир Шәймәрданов, Яңа Усыдан Валера Кондратьев, Наил Юлдашевка тиңнәр булмады. Олы яшьтә булуына карастан, Иске Вәрәштән Бәһиҗә Баһауова һаман да хәрәкәттә әле, дарст уенында ул быел да өлгер булды.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев