Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Өлкәннәр ункөнлеге

Туфан сүзе җитми!

Язучы һәм драматург Туфан Миңнуллинның тууына 90 яшь тулу уңаеннан кичә узды

Район үзәк китапханәсендә “Картаймагыз әле, ветераннар!” клубы язучы һәм драматург Туфан Миңнуллинның тууына 90 яшь тулу уңаеннан кичә үткәрде. “Туфан сүзе җитми” дип аталган чарага халык язучысы Фоат Садриев, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов кунак буларак чакырылган иде. Туфан Миңнуллин белән якыннан аралашкан Фоат Садриев аның белән бәйле җылы истәлекләрен уртаклашты.

– Өлкәннәр китапханәгә эзне суытмый. Алар ел дәвамында әдәби әсәрләре, яңа кайткан китаплар белән бик теләп танышып бара. Өлкәннәр һәр җиргә өлгерә! Бүгенге чарага да туры бассейннан килүчеләр дә бар. Без аларны бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез! Аларның һәр киңәше, һәр сүзе үтемле. Картаймагыз әле, кадерлеләребез! – диде бәйрәм кичәсен алып баручы китапханә хезмәткәре Эльвира Мәгалимова.

Лилия Шәймиева репортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев