Сезгә тиеш әле бик күп язлар!
Халыкара өлкәннәр көненә 1 октябрьдә старт бирелде. Бу көнне район мәдәният йортында бик матур чара узды
Бәйрәм концерты
Халыкара өлкәннәр көненә 1 октябрьдә старт бирелде. Бу көнне район мәдәният йортында бик матур чара узды. Бәйрәм концертына килгән өлкәннәрне район башлыгы Альберт Хуҗин, ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов тәбрик итте.
– Бүгенге чарага төрле тармакларда хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан, бүгенге көндә безнең өчен үрнәк, горурлыгыбыз булып гомер итүче өлкәннәр кунак итеп чакырылды. Бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган өчен генә түгел, әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә бик кадерле өлкәннәр! Тагын бик күп еллар сәламәт булып, һәр туар көнгә куанып, балалар, оныклар һәм оныкчыклар игелегендә яшәргә насыйп булсын сезгә! Һәр көнегез шатлыклы вакыйгалар белән тулып торсын! – диде район башлыгы.
Озак еллар тырыш хезмәт куйганнары өчен, Михайловка авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Гөлҗиһан Латыйповага, Олы Чакмак авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Дилбәр Сәлимовага район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. Район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов XX гасыр сугыш һәм хезмәт ветераннарының XXI гасырның 50нче еллар яшьләренә язылган ачык хатын тапшырды. Әлеге юллама Мөслим туган якны өйрәнү музеенда сакланачак. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.
Бәрәкәтле ярминкә
Узган шимбәдә район үзәгендә бәйрәм ярминкәсе гөрләде. Өлкәннәр декадасы уңаеннан оештырылган чарада авыл хуҗалыгы продукциясе мулдан булды. Теләгән кешегә киң ассортиментта тана ите, үрдәк һәм каз түшкәләре, бал, җиләк-җимеш, балык, агач-куак үсентеләре тәкъдим ителде. Бәйрәмне район үзешчәннәре чыгышлары бизәде.
– Мөслимдә үткән һәр ярминкә – үзе бер тарих ул! Көтеп алам, чөнки дуслар, туганнар белән аралашу өчен дә менә дигән мөмкинлек бит ул! Ит, бал, балык алдым. Бик бәрәкәтле ярминкә булды бу! Барысы да сыйфатлы, бәяләре дә кулай. Өлкәннәрне кайгырткан район җитәкчелегенә зур рәхмәт! Карт кешенең бер сүздән дә күңеле була, бер сүздән дә күңеле кителә. Әле күңел белән бик яшь без! Күңел һаман унсигездә! Яшәгән саен яшисе килә! – диде райондашыбыз Роза Әхмәтҗанова.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 елның 10 октябрь саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев