Район мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көне узды
Гөлҗиһан Латыйповага, Дилбәр Сәлимовага район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды
Район мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан бик матур чара узды. Бәйрәм концертына килгән өлкәннәрне район башлыгы Альберт Хуҗин, ТРның Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов тәбрик итте.
Михайловка авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Гөлҗиһан Латыйповага, Олы Чакмак авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Дилбәр Сәлимовага озак еллар куйган хезмәтләре өчен район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.
Район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов егерменче гасырның сугыш һәм хезмәт ветераннарының егерме беренче гасырның илленче еллар яшьләренә язылган ачык хатын тапшырды. Әлеге юллама Мөслим Туган якны өйрәнү музеенда сакланачак.
Лилия Шәймиева репортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев