Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәр ункөнлеге

Өлкәннәрне хөрмәтләп

Мөслимнең “Курай” паркында Өлкәннәр көненә ба- гышланган бик матур чара үтте. “Әбием, бабам – горурлыгым” исемле бәйрәмдә политехника техникумы кызлары өлкәннәрне кайнар коймак һәм чәй белән сыйлады.

 – Өлкән буын – безнең терәгебез. Сугыш вакытында, сугыштан соң илне торгызганда куйган хезмәтләре никадәр генә авыр булмасын, алар тормыш авырлыкларына бирешмәгән. Өлкәннәр ункөнлектә генә түгел, ел әйләнәсе хөрмәтләнсен иде, – диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль- мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова.
Сәнгать мәктәбе укучылары hәм укытучылар көче белән әзерләнгән концерт программасы беркемне дә битараф калдырмады. Чарага килүче өлкәннәрнең күбесенең оныклары сәнгать мәктәбенә йөри икән. Оныклар театр уйнады, җырлады, биеде һәм тынлы уен коралларында да уйнады.

– Мөслимдә Өлкәннәр көнен ункөнлек итеп үткәрү матур гадәткә әйләнде. Өлкән буынга ихтирам көннән-көн арта. Бер генә теләгем бар – мәктәпләрдә волонтерлык эшен активлаштырсыннар иде. Мин укытучы булып эшәгән чорда – узган гасырның 80-90нчы елларында егет-кызлар бу эштә үзләре башлап йөри иде, – диде ветеран-укытучы Әлфия Измайлова.

– Эшләгән оешмалары юкка чыккан өлкәннәргә бу көннәрдә бик ямансудыр, мөгаен. Район кулланучылар җәмгыяте, катнаш азык заводы, “Сельхозхимия” һәм башка бик күп оешмалар юкка чыгу сәбәпле, анда хезмәт куйган өлкәннәр игътибарсыз кала.

– Икмәк пешерү комбинатында йөк ташучы булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Миңа быел 95 яшь тулды. Искә алучы юк. Күңел җылы сүз көтә, – ди Мөслимә Кыяметдинова.
Мөслим урта мәктәбе һәм лицей укучылары туган якны өйрәнү музеенда мәгариф ветераннары белән очрашты.
Һөнәри ориентлашу максатында оештырылган чарада укучылар укытучы һөнәренең асылын өйрәнделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.

Айзилә Мөхәммәтҗанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев