Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында «Буыннар очрашуы» исемле чара узды
Чарада балалар белән өлкәннәр Украинадагы хәрби хәрәкәттә катнашучылар өчен шәмнәр ясадылар, мәкальләр белән батл үткәрделәр
"8нче октябрь көнне "Маяк" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында үзләрендәге караудагы өлкәннәр өчен "Буыннар очрашуы" исемле чара оештырды. Чарада балалар белән өлкәннәр Украинадагы хәрби хәрәкәттә катнашучылар өчен шәмнәр ясады, мәкальләр белән баттл уены үткәрделәр. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Районыбызның иң талантлы гаиләләренең берсе булган Фахразыевлар бәйрәмебезгә ямь өстәде. Чара чәй табыны артында матур теләкләр белән тәмамланды", - дип хәбәр итә үзәкнең директор урынбасары Роза Шиһапова.
Лилия Шәймиева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев